Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туры карап язмыш күзенә...

2010нчы елда Илшат зур хәвеф-хәтәргә очрый, язмыш аны зур сынаулар алдына куя.

Түземлеләр генә бәхеткә лаек

“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек” - Фәнис Яруллинның бу сүзләре Морзалар авылында яшәүче Илшат Гатауллинга бик тәңгәл килә.
- Ничек кенә авыр булса да, үз-үзеңне кызганмаска, өметеңне өзмәскә кирәк. Мин дә көчле булырга тырыштым, күбрәк кеше белән аралашу, үземә шөгыль табу ягын карадым. Боеккан, хискә бирелгән чаклар да була инде анысы. Әмма минем өчен өзелеп торган әнием, туганнарым, дусларым миңа сыгылырга ирек бирми. Авылдашларым да кире какмый, һәрчак ярдәм итәргә ашкынып торалар, - дип сөйли Илшат үзе.
Көчле рухлы, алтын куллы Илшат үзенә күңеленә ятышлы һөнәр дә тапкан. Ул өч ел элек тимердән бик оста итеп эшләнмәләр ясый башлаган. Эшләнмәләрнең эскизларын интернеттан ала, үзе дә ясый, аларны абыйлары ярдәмендә кисә, эретеп ябыштыра. Шашлык пешерү өчен мангаллар, казан аса торган җайланмалар, цехын җылыту өчен тимер мич, терлек ризыгы әзерләү өчен прачка эшләп куйган. Һәр эшләнмәсен күңел җылысын кушып башкарган. Киләчәктә таганнар, эскәмияләр ясау хыялы белән дә яна ул.
-Аллага шөкер, үземнең яраткан шөгылем бар дип куанып, кайсын, ничегрәк ясыйм икән дип, уйланып йөрим. Шуларны уйлап йоклап китә алмаган чакларым да була. Мин аларны бер төн эчендә хәтта төшемдә дә эшләп чыгам, - ди Илшат елмаеп.
12 ел элек бик чибәр, озын буйлы, шыгырдап торган 30 яшьлек ир-егетне зур сынау көтә. Илшат аякка баса алмый дигән хәбәр бөтен авылны, аны белгән бөтен кешене тетрәндерә. Күңел ышанмаслык хәл бит, төштәге кебек. Ләкин ул бөтен авырлыкны әнисе, бертуган абыйлары белән җиңеп килә. Тормышның якасына ябышып буйсындыра алар, күңелләрен төшермиләр, нык, көчле булып яши беләләр. Илшат безгә ел саен яңа яктан ачыла, аңа карата хөрмәт тагын да арта бара.
-Бар көнем әниемнең хәер-фатыйхасы белән үтә. Аның догалары мине яшәтә, миңа көч-куәт бирә. Абыйларым исә минем канатларым, алардан башка эшем дә бармас иде. Дусларым, авылдашларым булыша. Нинди гозерем булса да, каршы килүче юк, - ди Илшат.
-Тырыш, молодец кеше ул безнең. Бер дә тик утырасы килми. Безне дә тик тотмый. Күбрәк Фирдүс абый булыша. Мин дә янында булырга тырышам. Кулыннан килә икән, булдыра икән - шөгыльләнсен, ә без һәрчак ярдәм итәрбез, - дип сүзгә кушыла абыйсы Илнар.

“Җырлап эшләдем, җырлап яшәдем”
Талия апа Гатауллина үзе бер тарих. Бик үзенчәлекле, акыллы, шат күңелле татар хатын-кызы ул. 82 яшендә булса да, көнгә биш тапкыр намазын укый, дини ашларда остабикә вазифасын башкара, авылдашларын соңгы юлга озатканда да ул беренче булып килеп җитә. Биш ир бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә өч улы аның белән яши. Талия апа аш-суга да бик оста. Аның күңеле һәркемгә иркен. Кунакчыллыгы, ачык йөзле булуы белән аерылып тора. Өстәленнән беркайчан да камыр ризыгы өзелми. Талия апа кебек юканы беркем дә пешерә белмидер ул.... шундый тәмле, шундый йомшак, күпереп тора, телеңне йотарлык була. Рецепты да үзенчәлекле аның. Ә тәмле ризыкларының сере - тырыш, уңган кулларында. Авылда бәби туса да, берәр төрле дини аш булса да, Талия апа күп итеп юкасын, бавырсагын пешереп чабып килеп җитә, үтемле киңәшләрен бирә, диләр авылдашлары да.
-Бик кызу җәй иде. Су коенганда сикереп имгәнде балабыз, йөри алмаслык, сөйләшә алмаслык хәлгә җитте. Бик авыр булды ул вакытта. Икәү бергә утырып елашкан чаклар еш булды. Инде күпме еллар узды. Адәм баласы һәр нәрсәгә җайлаша икән. Без дә җайлаштык, язмышка буйсындык. Уң кулының өч бармагы гына хәрәкәтләнсә дә, эшләргә тырыша улым, - ди Талия апа.
Талия апа шулай ук кул эшләренә дә оста. Башмаклар, урындык япмалары бәйләп туганнарына бүләк итә. Шат күңелле, боегырга бер дә күнекмәгән Талия апа үзәкләрне өзәрлек итеп җырлый да. Улларын армия сафларына да җырлап озаткан.
-Яшьтән үк шулай булдым. Җырлап эшли дә, җырлап ял да итә идем. Нинди генә авырлык килсә дә, җырлап яшәдем, - ди сабыр йөрәкле Ана.
Тормыш гаделлектән генә тормый. Кемгәдер бәхет өеп бирелә, ә алар аның кадерен дә белми. Гатауллиннар исә һәр аткан таңга, кышның матурлыгына, дусларның тугрылыгына, тимердән үз куллары белән ясалган чәчәк-бизәкләрнең дөрес, нык итеп килеп чыгуына, иртәләрдә сайраган сандугач тавышына да сөенә белә. Көчле рухлы, бик гади, тормыш сынавына бирешмәүче изге күңелле кешеләр алар.
Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев