Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тутай авылы җирлегеннән мобилизацияләнгән егетләрнең әти-әниләренә “Апас” якташлар җәмгыятеннән Рәхмәт хатлары, Казан шәһәрендә яшәүче иганәче Раушан Гәрәевтән күчтәнәчләр ирештерелде

Киң күңелле якташларыбыз егетләрнең җиңү белән, исән-сау әйләнеп катуларын телиләр.

 

Реклама

(6 ноябрь, “Апастово-информ”). 
Казан шәһәрендә урнашкан “Апас” якташлар җәмгыяте барлык якташларыбызның да язмышы белән кызыксынып тора һәм ярдәм итәргә тырыша. Җәмгыятьнең җитәкчесе, якташыбыз Марат Нуриев районыбыздан мобилизацияләнгән егетләрнең әти-әниләренә Рәхмәт хатлары, ә Тутай авылыннан, бүгенге көндә Казанда яшәүче иганәче Раушан Гәрәев күчтәнәчләр җибәргән. 
Мондый хатларны һәм бүләкләрне Күкшем авылыннан Роза Бикчәнтәева гаиләсе, Әлфия һәм Камил Вәлиуллиннар гаиләсе, Тутайдан Венера һәм Ришат Бәдретдиновлар гаиләсе алды. Аларның уллары Ильфир, Рафис һәм Риназ бүгенге көндә махсус операциядә. 
“Сез илебезне яклый алырлык уңган-булган егет үстергәнсез. Бүгенге көндә ул кулына корал алып, безнең тынычлыгыбызны саклый. Шундый батыр ул үстергәнегез өчен Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, диелгән һәрбер хатта. 
Мобилизацияләнгән барлык егетләрнең дә җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев