Тутай балалары кошлар җырын тыңлый
Тутай авылы китапханәсендә “Канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән чара узган.
(4 апрель, “Апастово-информ”).
Биредә балалар катнашкан. Алар китапханәче Гөлшат Нургалиева ярдәмендә кошлар турында бик күп мәгълүматлар белгәннәр.
Балалар әтиләре, абыйлары ярдәмендә сыерчыкларга оя ясап куйган. Алар яз хәбәрчеләрен каршы алулары, аларның ничек ояга урнашулары турында сөйләгән.
Соңыннан, балалар язмалардан кошлар тавышын тыңлаган һәм аларны аерырга өйрәнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев