Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тутай авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Тутай авылының ак яулыклы апалары клубта оештырылган бәйрәм чарасына җыелдылар.

Очрашып күрешкәчтен, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар, авыл яңалыкларын, район хәбәрләре белән уртаклаштылар. Авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова барысына да сәламәтлек, тыныч тормыш теләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина өлкәннәрне район башлыгы Равил Хисаметдинов, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән кайнар котлады.
– Сез авылда иң хөрмәтле кешеләр, киңәшчеләр, яшь буынга үрнәк бирүчеләр. Киләчәктә дә сәламәтлектә, муллыкта, балалар, оныклар игелегендә яшәргә язсын сезгә, - диде ул. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче балалар үзләренең матур шигырьләрен, җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Өлкәннәр исә барысына да шатланып, тәм-томнар белән сыйланып утырдылар.
– Хәзерге заманда барысы да бар, ә менә шулай килеп аралашу, оныкларыбызның чыгышларын карау үзе бер рәхәт. Рәхмәт оештыручыларга, - диде килгән апалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев