Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тутайда Сара Садыйкованы искә алдылар

Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан, 3 ноябрь көнне Тутай авылында яраткан композиторыбыз, авылыбыз горурлыгы Сара апа Садыйкованы искә алу чаралары булып узды. Моңсараны искә алу аның музеенда башланып китте. Музей җитәкчесе Гөлсөя Гайнуллина яңарткан...

Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан, 3 ноябрь көнне Тутай авылында яраткан композиторыбыз, авылыбыз горурлыгы Сара апа Садыйкованы искә алу чаралары булып узды. Моңсараны искә алу аның музеенда башланып китте. Музей җитәкчесе Гөлсөя Гайнуллина яңарткан экспозицияләр белән таныштырды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Сәләхетдинов, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, музей хезмәткәрләре, Казаннан үзешчән шагыйрә, якташыбыз Лилия Хәлим, авыл халкы катнашты. Аннан искә алу кичәсе Тутай клубында дәвам итте. Бөек композиторның истәлегенә багышлап "Сагыналар сине якын дуслар" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу кичә тантаналы шартларда, музей җитәкчесе Гөлсөя Гайнуллинага музей эшчәнлегенә, экспозицияләрне яңартуда зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшыру белән башланып китте. Сәхнәдә талантлы композиторга багышланган шигырьләр, аның турындагы истәлекләр, Сара Садыйкова иҗат иткән җырлар яңгырады.

Энҗе Галимова,

Тутай авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев