Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Туй алдыннан иремнән качтым"

Редакциягә үзәк өзгеч хат килде.

"Баламның әтисе белән язын никах укыттык та, җәйгә туйны билгеләдек. Тик бергә яши башлагач, бик нык үзгәрде ул. Төрлечә кимсетә, туганнарым белән аралаштырмый башлады. Бер-ике тапкыр кул да күтәрде. Инде туйга чакырулар тарата башлаган идек. Бер көнне эштән кайтты,да тагын начар сүзләр белән рәнҗетергә тотынды. Эндәшсәм - сугачагын беләм. Төнлә, ул йоклап киткәч, документларымны, бераз акча алдым да, әти-әнигә кайтып киттем. Бәхеткә, әти-әниемә, кеше сүзенә караганда, минем бәхетем өстенрәк иде. Алар мине берсүзсез кабул итте. Тиздән авырлы икәнемне дә белдем. Ирем моны белгәч, кайтарырга тырышып карады. Мин кире уйламагач, миңа үпкәләп, ахирәтем белән очраша башлады. Ничек тә түздем. Акрынлап аракы колына әверелеп барганын да ишеттем.

Хәзер 2 яшьлек улымны тәрбиялим. Артымнан йөрүче ир-егетләр дә бар, әмма яңа мөнәсәбәтләргә әзер түгел әле мин. Шушы хат белән әти-әниемә чикез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар сезне укый, үзләрен танырлар. Кайтыр урыным барлыгын белгәнгә генә мин шушы адәмнең кулыннан ычкына алдым. Ә күпме яшь кызлар, кеше сүзеннән, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерүдән куркып, гомер буе интегеп яши. Рәхмәт сезгә, әти-әнием, мине барыннан да өстен күреп, яратканыгыз өчен", - дигән хат килде редакциягә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-04-19/tuy-aldynnan-iremn-n-kachtym-2775712

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев