Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туйга кадәр күпме вакыт очрашып йөрү киңәш ителә?

Егет белән кыз туйга кадәр күпме вакыт очрашырга тиеш? Мөнәсәбәтләр нинди вакыт аралыгында сынала? Ике-өч ай очрашып йөргән парлар ныклы гаилә кора аламы?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Егет белән кызның озак еллар буе очрашып йөрүе турында халык арасында төрле сүзләр йөрергә мөмкин. “Озак йөреп, бер-берсен белеп бетергәч өйләнештеләр, шуңа озак тора алмадылар”, - диләр. Кайбер психологлар фикеренчә, очрашып йөрүнең иң минималь вакыты – 8 ай, иң максималь вакыты - 5 ел. Артык озак йөрсәләр, егет белән кызның бер-берсенә кызыксынулары юкка чыгарга мөмкин. Тик моны тәгаенләп кенә алай дип тә әйтеп булмый. 10 ел очрашып йөреп, бик матур гаилә корып яшәүчеләр бар. Һәм, киресенчә, танышуның өченче көнендә өйләнешеп, озак еллар буе яшәүче парларны беләм. Һәр очрак – индивидуаль. Минемчә, кеше бер-берсен яратса, хөрмәт итсә, күпме генә очрашып йөрсәләр дә, матур гаилә кора ала", - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Чыганак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев