“Ты-супер!“ шоу финалисты бүләккә фатир откан
Данил Новиковның фатиры студиягә көйләнәчәк.
(16 ноябрь, “Апастово-информ“).
Минзәләдән 14 яшьлек Данил Новиковның хыялы чынга ашты.
Ул бүләккә фатир отты. Фатир студиягә көйләнәчәк.
“Районнан ноутбук биреләчәк, ә меценатлар аңа фатир алып биргәннәр. Бер бүлмәле фатир шәһәр үзәгендә урнашкан, ул укыган мәктәптән ерак түгел, - дип хәбәр итте “Татар-информ“ матбугат агентлыгына Минзәлә район Советының аппарат җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина.
Спикер Данилның җиңәчәгенә ышана идек, ди. Сәләтле егет алдан да төрле конкурсларда катнашып җиңүләргә ирешкән булган. Ул дәү әнисе белән яши. Яңа фатиры студиягә көйләнәчәк.
“Данил бүгенге көндә 120 кв.мәйданлы яхшы, уңайлы йортта яши. Егетнең үз бүлмәсе бар. Фатир ачкычын тантаналы шартларда район башлыгы катнашында тапшырачакбыз“, - дип билгеләп үтте Хәбибуллина.
Данилны дәү әнисе үстергән. Әнисе вафат, әтисе тәрбия эшендә катнашмаган. Дәү әнисе Данилның сәләтен күреп алып, аны үстерү өчен бар көчен куйган. Үз чыгышын егет дәү әнисенә багышлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев