Тынгысыз ветеран
Апаста гомер итүче, шушы көннәрдә 80 яшьлек олы бәйрәмен каршылаучы Ринат Салахов әле бер дә картаерга ашыкмый. Район ветераннар Советының иң актив әгъзасы. Һәр эшкә дә өлгерә, башкаларны да үз артыннан ияртә белә. Тумышы белән Ындырчы авылыннан ул. Районыбызның күп авылларында балаларга белем бирә. Райком секретаре булып эшләп лаеклы ялга...
Апаста гомер итүче, шушы көннәрдә 80 яшьлек олы бәйрәмен каршылаучы Ринат Салахов әле бер дә картаерга ашыкмый. Район ветераннар Советының иң актив әгъзасы. Һәр эшкә дә өлгерә, башкаларны да үз артыннан ияртә белә. Тумышы белән Ындырчы авылыннан ул. Районыбызның күп авылларында балаларга белем бирә. Райком секретаре булып эшләп лаеклы ялга чыга. Мактау кәгазьләре дә бихисап аның. Кәүсәрия апа белән бер егет, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Үсеп җиткәч кенә улларын югалту хәсрәтен дә кичерделәр.
Бүген мул тормышларында бәхетле картлык кичерәләр. Юбилеең мөбарәк булсын, Ринат Салахович!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев