Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тылсымлы чыршы янәшәсендә теләкләр чынга аша

Районда “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе узды.

( 19 нчы декабрь, “Апастово-информ”).


“Теләкләр чыршысы” акциясендә район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы депутатлары, урынбасарлар, оешма җитәкчеләре катнашты.
Район хакимиятендә урнашкан чыршыга матур-матур уенчыклар эленгән. Ә ул уенчыкларда әтиләре мобилизацияләнгән, ятим калган һәм мөмкинлекләре чикле яшь апаслыларның Яңа ел теләкләре урын алган.
– Без мөмкинлекләре чикле балаларның Яңа елга нинди бүләк көтүе, нәрсә турында хыяллануы хакында белештек. Аларның әти-әниләре белән дә аралаштык. Ул теләкләрне язып, чыршыга элдек. Җитәкчеләр якын арада балаларның теләкләрен тормышка ашырачак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Район башлыгы беренчеләрдән булып теләкләр язылган уенчыкны алды, барлык җитәкчеләрне дә кушылырга чакырды.
– Яңа ел могҗизалар бәйрәме дә әле ул. Баларыбыз һәр көн шатланып яшәсеннәр иде. Дәүләки авылыннан Гүзәл Вәлиеваны шатландырып тимераяклар бүләк итәчәкмен, - диде район башлыгы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев