Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырыш җитәкченең күңеле изгелектә

Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова 10 авылдашына “Йолдыз” газетасы бүләк итте.

(20 нче декабрь, “Апастово-информ”).


Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова уңганлыгы, тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып тора. Күп кенә эшләре үрнәк итеп куярлык. “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зиятдинов белән аңлашып, ярдәмләшеп эшлиләр.
Наилә Насретдинова 10 авылдашына яңа ел бүләге итеп 2024 нче елның беренче яртыеллыгына “Йолдыз” газетасы яздыртты.
“ Район газетасын яратып укыйм. Безнең барлык эшебезне, уңышларыбызны күрсәтеп баручы район газетасы бит ул. Сугыш чоры балалары, гомер буе колхозда, бюджет өлкәсендә эшләп чыккан абый-апаларны яңа ел алдыннан шатландырасым килде. Район хәбәрләре белән “Йолдыз” газетасы аша танышып барсыннар иде. Һәрбер кешегә дә сәламәтлек телим, ил-көннәребез тыныч булсын иде. Яхшы хәбәрләр генә ишетеп торыйк”, - диде изге күңелле Наилә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев