Реклама
Җәмгыять
Төзелеш тармагы җитәкчеләре “Апас районына 90 ел“ медале белән бүләкләнде
Районда хезмәт кешесен хөрмәтләүләр дәвам итә.
(9 сентябрь, “Апастово-информ“).
Озак еллар нәтиҗәле эшләүче шәхесләр, район үсешенә саллы өлеш керткән хезмәткәрләр исеменә рәхмәт сүзләре яңгырый, медальләр, Мактау грамоталары тапшырыла.
“ПМК Заволжская“ның Апас участогы җитәкчесе Фәнис Галәветдинов, “Строймаркет +“ җитәкчесе Дамир Сәлахов районның инфраструктур үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен “Апас районына 90 ел“ медале белән бүләкләнде.
“Озак еллардан бирле туган төбәгебездә хезмәт итәбез. Туган җирдә хөрмәтле булып яшәү олы бәхет ул“, – диләр җитәкчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев