Реклама
Җәмгыять
Районыбызның һәр укучысына - азык-төлек җыелмасы
Район башкарма комитеты Карары нигезендә, мәктәпләрдә балаларга азык-төлек пакетлары тарата башладылар.
(29нчы апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”),
Балаларга азык-төлек пакеты биргәндә, бер көнгә уртача 7 сум 70 тиеннән исәпләнә. Мондый азык-төлек пакетлары һәр балага, һәр мәктәптә тапшырылачак.
“Тик бер нәрсәне искәртергә кирәк: продуктларның төрлелеге, ничә көнгә исәпләнгәнлеге, бер көнгә күпме суммага саналганы төрле мәктәптә төрлечә булырга мөмкин. Пакетларда токмач, карабодай, дөге, сыер мае, башка төр ярмалар кергән. Әлеге азык-төлек пакетлары балаларга дистанцион уку режимын исәпкә алып, шушы чор өчен бирелә. Алар төрле мәктәптә төрле исемлек буенча булырга мөмкин. Мондый пакет-җыелмаларны районның барлык 1716 укучы баласы алачак”, - дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.
Ата-аналарга азык-төлек җыелмасы алдан төзелгән график буенча, барлык саклану чараларын күреп тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев