Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Бакырчы укучылары музейда кунак булды

Яшь буын танылган шәхесләребез белән таныша, үткәннәрне барлый, хәтер яңарта.

(20 июнь, “Апастово-информ”).


Олы Бакырчы мәктәбе укучылары Шыгай авылы клубында урнашкан Әмир Камалиев музеенда кунак булды.
“Әмир Камалиевның иҗаты белән таныштылар, киемнәрен карадылар, танылган якташлары турында күп кенә мәгълүматлар белделәр”, - ди клуб мөдире Дамир Камалиев.


Соңыннан укучылар Әмир Камалиевның каберен барып күрделәр.
Әмир Камалиев 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туган. 1996 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Актер, драматург, прозаик.
Танылган артист, драматург, язучы Аманулла псевдонимы белән иҗат итте.
Әмир Камалиев 2019 елның 1 июлендә Шыгай авылы зиратында җирләнде. Клуб бинасында аңа багышланган музей эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев