Укучыларыбыз хатларыннан: "Сугыш хәтирәләре"
Олыгая барган саен, хәтер йомгагын ешрак сүтәсең икән. Аның очы әлбәттә, газизләрдән газиз кешеңә - Әниеңә барып тоташа. Күңелең белән үзеңне аның урынына куеп карыйсың: “Мин ул авырлыкларга түзә алган булыр идемме икән”?
Фәрхинур Хафизова. Түбән Ослан авылы.
Әтине Бөек Ватан сугышына озатканда ике айлык авырлы булып, өйдә 87 яшьлек кайнатасы белән кала. Шәригать кануннары буенча аның белән сөйләшү тыелган. Бабай авылның хөрмәтле кешесе - зирәк карт Хәлиулла мулла, киленен каршысына утыртып болай дигән: ”Сәхипҗамал килен, безгә тормышны алып барырга кирәк, син миңа телеңне ач!”.
“Киңәшле уй таркалмый”, ди бит халык. Сугыш афәте китергән авырлыкларга иңне иңгә куеп, бергә каршы торырга булалар. Эшкә батыр, кыю, куркусыз хатынны бригадир итеп куялар.Күпме сынаулар аша үтәргә туры килә аңа.Кырык бернең зәмһәрир салкынында җиде айлык авыры белән окоп та казый.Ашау эчү дә такы-токы, кием-салым да ташка үлчәрлек, шулай да бирешми. Ике айлык баласын кечкенә арба белән эшкә, кырга тартып йөри башлагач, бабайның башына тагын бер матур фикер килә.”Мин өйләнергә булдым әле, килен“, - ди. Тәвәкәлләп, күрше авылдан бер карчык алып кайта. Карчык дигәч тә, ул бик эшкә булган, алтын куллы хатын була. Өчесе бер сүздә булып, тормыш арбасын бергә тарта башлыйлар.
1943нең көзендә, ике хәрби кеше, авыл башындагы бер йортта, контузиядән соң аңсыз, телсез хәлдә бер сугышчыны кайтарып калдыралар.”Поездга ашыгабыз, зинһар шушы адрес белән илтеп тапшырыгыз”, - диләр. Бу сугышчы - фронтта каты яраланган, «Кызыл йолдыз» ордены кавалеры Халиуллин Әсәдулла Хәлиулла улы була.
Акыллы бабам югалып калмый: ”Борчылма килен, мин аны аякка бастырам”, - ди. Аллаһы тәгаләнең кушуы беләнме, укыган догалары ярдәм итәме, әти ике айдан аякка басып, авыл советы рәисе булып эшли башлый.Кешелекле, нечкә юмор хисенә ия,заманына карата чагыштырмача яхшы белемле әтинең бик күп кешегә ярдәме тия.
Гыйбрәт алырлык тагын бер вакыйга турында язып үтәсем килә: 94 яшендә бабай дөнья куя. Аны җирләгәч, ерак туганыбыз урынсыз сорау бирә: әбигә карап: ”Бу карчыкны кая куясыз инде?», - ди. Әлбәттә, моны ишетү әбигә бик авыр була һәм мендәренә башын салып, елый башлый.”Моңа кадәр урының кайда булса, моннан соң да урының түрдән булыр “, - дип юата әти. Шулай була: бабайдан соң тагын 7 ел бергә гомер кичерәләр. ”Сәхипҗамал кебек, картларны хөрмәтләп, тәрбияләп җирләгән кеше юк тирә якта“, - диләр авылдашлар.
Менә шундый олы җанлы әниемнең «Кеше таш белән атса да, син аш белән җавап кайтар!» дигән һәм башка бик күп киңәшләре минем гомер юлымда маяк булды.
Фотоларда: Хәлиуллин Әсәдулла Хәлиулла улы. Туган җире - Апас районы, Тутай авылы.
Хәлиуллина Сәхипҗамал Кәмәрттин кызы. Туган җире - Апас районы, Тутай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев