Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесенә йомгак ясалды

Татарстан Мәдәният министрлыгы тормышка ашырган «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты иң актив балаларны Казанга җыйды.

(1 июнь, “Апастово-информ”).


Апас урта мәктәбенең 1 класс укучысы Дилә Галләмова, 2 класс укучысы Ринас Шәрәпов, 3 класс укучысы Илдан Җамалиев, 4 класс укучысы Сабина Сусарина “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук Апастан Галләмовлар Мәдәни көндәлек алып бару буенча электрон порталдан иң актив кулланучы гаилә буларак танылды.
“Укучының мәдәни көндәлеге" проекты республикада сигез елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бәйгедә районыбыз укучылары актив катнаша.
“Балалар туган як тарихын белсен, мәдәниятле булып үссен өчен әлеге проектның әһәмияте зур. Районда, башкалада төрле кызыклы музейлар эшли. Укучылар, гаиләләр кызыксына, күбрәк белергә омтыла, балалар мәдәнияткә тартыла”, - ди китапханәче Венера Сафина.
Бәйге җиңүчеләре Әкият" курчак театрында, башкаланың матур урыннарында булды, бүләкләр алды. Аларга сәяхәт бик ошады. Бу хакта район балалар китапханәсе мөдире Гөлинә Мулләхмәтова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев