“Укучының мәдәни көндәлеге“ мәдәни-белем бирү проекты җиңүчеләре бүләкләнде
Әлеге проектта районыбыз укучылары да теләп һәм актив катнаша.
(2 июнь, “Апастово-информ“).
Быел да иң тырышлар бүләкләргә лаек булдылар. Ә иң-иңнәр республикада бүләкләү тантанасында катнашты. Бу хакта балалар китапханәсе мөдире Гөлинә Мулләхмәтова хәбәр итте.
“Уку елы дәвамында мәктәп укучылары китапханәчеләр көче белән оештырылган төрле кызыклы, эчтәлекле мәдәни, әдәби-музыкаль чараларда катнашып, китапханәләрдә, музей һәм театрларда булдылар. Балалар катнашкан һәрбер чарада фотосурәткә төшеп, үзләренең фикерләрен көндәлекләренә язып бардылар. Тырышлыклары юкка булмады, җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар“, – диде Гөлинә Мулләхмәтова.
Мәдәниятне үз иткән балалар республикакүләм бүләкләү тантанасында катнашты һәм зур тәэсирләр белән кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев