Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Укучылар - шигърият дөньясында

Пушкин картасы кысаларында Борнаш урта мәктәбендә язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Шәех белән ,,Шигьрият дөньясында’’ исемле очрашу кичәсе узды.

(24 октябрь, "Апастово-информ")


Язучы үзенең шигьрияткә нинди юллар аша килүен, туган ягына, туган телгә булган мәхәббәтен аның иҗатын яратучыларга ачып бирде.
Укучылар язучының тормышы, иҗаты белән дә танышты.

Кичәдә Борнаш , Зур Күккуз, Чурибураш мәктәбе укучылары үзләре дә чыгышлар ясады. Язучы да укучыларның чыгышын зур игьтибар белән тыңлап, күзәтеп барды. Үзенең бәясен бирде. 1-3 урын алучы укучыларга махсус бүләкләрен дә тапшырды. Барлык катнашучыга грамоталар , китаплар өләшенде. Кичәдә Пушкин картасыннан файдаланучы укучылар китаплар исемен белү буенча кызыклы уенга да җавап бирделәр. Мәдәни милли мирасны саклау елын исәпкә алып, шулай ук фольклор өлешендә Ленар Шәехнең табышмакларына да бик төгәл , җитез җавап бирде укучылар.

Кичә ахырында язучы белән истәлеккә дип фотосурәткә төштеләр. Шагыйрь үзен шулай зурлап кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев