Реклама
Җәмгыять
Укытучылар династиясе
Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Сафиуллинаның нәсел шәҗәрәсе укытучылар һөнәре белән бәйле.
(21 август, “Апастово-информ“).
Дәү әнисе Маһирә Хәйруллина (1903-1976) Буа районы Кырык-Садак авылында гарәп теле укытучысы булып хезмәт иткән. Авыл халкы аны бик хөрмәтләгән, аңа “Мөгаллимә Маһирә” дип, зурлап мөрәҗәгать иткән.
Әнисе Данирә Мифтахова - Апас районы Иске Йомралы урта мәктәбендә 40 елдан артык рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан, татар балаларына бөек Пушкин телен өйрәткән, рус әдәбиятының классик әсәрләренә мәхәббәт уяткан хөрмәтле укытучыларның берсе, хезмәт ветераны исеменә лаек мөгаллимә.
Энҗе Данис кызы - дәү әнисе һәм әнисе һөнәренең дәвамчысы. Ул, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, балаларга бөек Тукай телен өйрәтә. Татар әдәбиятының җәүһәрләре булган халык иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну тәрбияли. Туган телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи әхлакый мирасын укучыларына җиткерергә омтылучы мөгаллимә, милләтебез сакчысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев