Реклама
Җәмгыять
Укытучылар династиясе
Шәйхиевлар юлы дәвам итә.Апаста яшәүче Шәйхиевларның да хезмәтләре мактаулы һәм дәрәҗәле.
(29 сентябрь, “Апастово-информ“).
Рәшит Шәйхиевның 35 еллык укытучылык стажы бар. Ул география һәм физкультура укытучысы булып эшли. Озак еллар һөнәр училищесын җитәкли. Гомумән алганда, бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул бүген дә яшьләр арасында. Киңәшләре, тәҗрибәсе белән ярдәм итеп тора. Мәрзия Шәйхиева шулай ук укучылары күңелендә алтын хәрефләр язарлык укытучы буларак саклана. 41 ел гомерен математика фәненнән белем бирә. Гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында Сорос фондының Халыкара премиясе лауреаты, «халык мәгарифе отличнигы» значогы иясе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек, «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе бар. Әти-әниләре үрнәгендә балалар да укытучылык һөнәрен дәвам итәләр. Уллары Марсель Шәйхиев – Апас урта мәктәбендә физика һәм информатика укытучысы. 26 елдан бирле зур тәҗрибә туплаган сәләтле укытучы ул. “Мәгарифтәге казанышлары өчен“ күкрәк билгесенә ия. Кызлары Миләүшә Шәйхиева 15 ел Апас урта мәктәбендә башлангыч классларга белем бирде. Бүгенге көндә ул “Рассвет“ социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе. Кияүләре Зөфәр Зәмдиханов шулай ук мөгаллим. Ул – физика һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы. Бүгенге көндә Биеш мәктәбе директоры. Шәйхиевларның оныклары, Зөфәр һәм Миләүшә Зәмдихановларның кызлары Эльмира да дәү әти-дәү әниләр, әти-әниләре юлыннан киткән. Ул Табар Черкене мәктәбендә инглиз телен укытты. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә балалар бакчасында эшли. Рөстәм Зәмдиханов – белгечлеге буенча физика һәм информатика укытучысы. Марсель һәм Альбина Шәйхиевларның уллары Булат физика һәм математика укытучысы белгечлеген алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев