Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучы – бала гел янәшә

Китап яраткан кеше генә үзенең гомерен китап белән бәйли аладыр. Сүзем күп еллар үз һөнәренә тугрылыклы калып, аңа бар күңелен биреп эшләгән Валентина Шәйдуллина турында.

Валентина Шәйдуллина Дәүләки авылында 32 ел эшли. Аның тырыш хезмәте авылдашларының күз алдында. Валя ханымны белмәгән кеше юктыр. Дәүләки мәдәният йортында узган чаралар аның катнашыннан башка узмый.


Укытучылар елы уңаеннан оештырылган “Хөрмәтем зур сиңа, остазым!” кичәсе дә китапханәче тарафыннан искиткеч матур итеп оештырылган иде.
Әлеге чарага Дәүләки һәм Колчык авылында яшәүче, Дәүләки гомуми белем бирү мәктәбендә эшләүче укытучылар Гөлназ Шәйдуллина, Алсу Мөхәммәтгалиева, Венера Хөсәенова, Мәдинә Шәйдуллина, Ризидә Шакирова, Гөлнара Баева, Ләйсән Шәрипова, шулай ук мәктәптә күп еллар фидакарь хезмәт итеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хөрмәтле ветеран укытучылар Зөбәйдә Хисамова, Рифат һәм Алсинә Гыйбадуллиннар да чакырулы иде.
Зөбәйдә апа Хисамова Дәүләки мәктәбендә укытучылык эшенә 41 ел гомерен багышлаган. Шуның 10 елын укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләсә, 8 елы мәктәпне җитәкләү – директорлык хезмәтенә багышлана. Зөбәйдә апа “Мәгарифтәге казанышлары” өчен күкрәк билгесенә ия. Алсинә апа Гыйбадуллина 37 ел Дәүләки мәктәбендә математика фәне серләренә төшендерә. Ә тормыш иптәше Рифат абый шулай ук 37 ел яшь буынга белем һәм тәрбия бирә, 18 ел җитәкче вазифасын үти.


Чарага килгән ветеран укытучылар яшьлек елларын искә алдылар, истәлекле хатирәләрен уртаклаштылар.


Валентина Шәйдуллина тарафыннан әзерләнгән “Хөрмәтем зур сиңа, остазым!” кичәсе җыр, бию, нәфис сүз, төрле театраль күренешләр белән үрелеп барды. Укучылар өчен Дәүләки мәктәбе укучылары матур чыгышлар әзерләгәннәр иде. Укытучылар үзләре дә чыгыш ясадылар.


Әлеге чараны әзерләүдә катнашкан Дәүләки мәдәният йортында эшләүче кызларга барлык укытучылар исеменнән зур рәхмәт.


Гөлнара Баева,
Дәүләки мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев