Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ул бит эт үтермәгән! Ничек кичерергә?!» Төлке дип кеше үтерү буенча суд утырышы узды

Узган 2020 елның 7 декабрендә кичке 6лар тирәсендә Кайбыч районы Колангы бистәсендә мылтык тавышы яңгырый. Вәлиуллиннар ихатасында төлкене сагалап үтерү нияте фаҗига белән тәмамлана. Төлке урынына 38 яшьлек Диләрә Вәлиуллина атып үтерелә.

Авылга төлкеләр килә, кош-кортларга тия дип, Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗановка берничә мәртәбә зарланганнар. Шуннан 7 декабрь көнне кич белән эштән кайтып, ике көпшәле унике калибрлы ау мылтыгын ала да ярдәмгә китә ул.

Авыл җирлеге башлыгы һәм ирле-хатынлы Вәлиуллиннар бакчада качып торып, төлкене атарга ниятлиләр. Фидәил Нигъмәтҗанов төлке күзе дип, тоныграк кына ут ялтыраган якка таба ике тапкыр аткан. Ә ул маңгаена фонарь куйган Диләрә булып чыккан. Фаҗига турында тулырак декабрь аенда язган идек. 

«Кичерсәң дә, ул бит күңелдә кала»
Бүген Кайбыч районында беренче суд утырышы узды. Утырышта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчеләре дә катнашты. Прокурор да, ике як та массакүләм мәгълүмат чаралары булуга каршы килмәде.

Җинаять эше 109нчы маддәнең 1нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча кузгатылган.

Судта хәбәр ителгәнчә, Фидәил Нигъмәтҗанов 1968 елгы. Югары белемле, өйләнгән, балигъ булмаган балалары юк. 2002 елдан Колангы авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Элек хөкем ителмәгән.

Диләрәнең ире Ринат Вәлиуллин 1976 елда Таҗикстанда туган. Махсус урта белемле. Газ участогында слесарь булып эшли.

Диләрәнең әнисе Минзилә Садриева Апас районы Мөрәле авылында 1952 елда туган. Гаилә хәле — аерылган. 

Кайбыч прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов, бу эш резонанслы булганлыктан, аны аерым тәртиптә карау буенча үтенечкә каршы килде, гомуми тәртиптә карауны сорады.

Зыян күргән якның вәкиле эшне гомуми характерда карауны суд карамагына калдыруларын әйтте. «Без ике як килешү белән бәйле рәвештә, суд эшен туктату турында язма үтенеч гаризасы әзерләдек», — диде прокурор.

Судья бу документ эшкә беркетелүен әйтте. «Әгәр суд эшне гомуми тәртиптә карауны хәл итсә, чираттагы утырыш 25 мартка билгеләнәчәк», — диде. Ун минут киңәшмәдән соң, судья җинаять эше гомуми тәртиптә каралачагын әйтте.

Шулай итеп, судта икеяклы килешү турында әйтелсә дә, суд утырышына кадәр без Колангыга Вәлиуллиннар йортына кергәндә, Ринат шактый ярсулы иде. Фидәил Нигъмәтҗановка ачу сакламый дип әйтерлек түгел.

— Нинди дуслашу була алсын? Кичерсәң дә, ул бит күңелдә кала. Ул бит этне атып үтермәгән. Ничек кичереп булсын?! — дигән иде ул.

Сез бит үзегез берничә тапкыр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнсез? - дигән сорауга да җавап бирде Ринат әфәнде.

— Хатын шалтыраткан аңа, ул бит атарга дип сорамаган, проблеманы хәл итәргә кирәк дигән.

— Өйгә кереп киткән булган түгелме соң Диләрә?

— Кем белгән инде аны, кем хәтерли?! Өйгә керәм димәде ул. Башта өчәү идек без.

Ана кешегә баласын җирләүдән дә зуррак хәсрәт була аламы?! Диләрәнең әнисе Минзилә Садриеваның үзәге өзелүен дә аңлап була. Судка кадәр ул да бик үпкәле, ачулы иде. «Миңа килгән көннәр аңа да килсен», — диде Минзилә апа.

Судтан соң Минзилә апа үзе бер сүз дә әйтә алмады. «Бөтен дөньям калтырый, бер сүз әйтә алмыйм», — диде.

Ринат үзе ике яклы килешүгә килгәннәрен болай аңлатты. «Балалар үстерәсе бар, акчалата булса да түләсен дип карар кылдык инде. Барыбер ниндидер җәза булырга тиештер бит инде, хәзер көтәбез, нәрсә булыр», — диде.

— Сез үзегез атыгыз дип кычкырган дип тә әйтәләр бит…

— Кеше хәзер әллә ниләр сөйли инде ул. Искә дә төшерәсе килми, — диде Ринат.

«Авылда бөтенесе Фидәил абыйны яклыйлар»
Диләрәнең үлеменнән соң бер гаҗәп хәл була: бер тәүлектән соң күрше ихатада гына коймада рәшәткә арасына аягы кысылып, төлке асылынып кала.

Бүген күршеләре Гөлгенә ханым безгә төлке асылынып үлгән урынны күрсәтте. Шушы хәлдән соң төлке бүтән күренмәгән.

 

— Анда капкын куйганнар иде, төлке кысылып асылынган. Ирем чыгып, сәнәк белән бәреп үтерде, — диде ул.

Гөлгенә ханым бу фаҗига белән бәйле мәсьәлә авылда җыелышта күтәрелгәнен дә әйтте.

— Бөтенесе Фидәил абыйны яклыйлар, Минзилә апалар гына каршы. «Бер мәртәбә дә кереп чыкмады бит ул», — дип әйтә шул Минзилә апа.

Фидәил абый - кем чакырса да булышып йөри торган кеше, шуңа күрә аның гаебе юк та кебек. Диләрәне бу яктан кергән дә, арткы яктан чыккан дип әйтәләр. Ул үрдәк йолкыган булган ул көнне. Нишләтәсең бит...

Фидәил абының да күрәчәге булган, хәзер ике гаилә тилмерә. Ә ул көнне аткан тавыш өйгә үк ишетелгән иде, — дип искә алды Гөлгенә. 

«Без бөтен гаилә белән шок хәлендә»
Фидәил Тәлгатович үзе суд бетүгә бер мизгел эчендә диярлек юкка чыкты. Без чыгып җиткәнче машинасыннан җилләр искән иде. Суд утырышыннан соң язгач та, аралашырга теләмәде. Хастаханәдә булуын әйтте.

Аның законлы рәвештә корал тотканы, фаҗига вакытында исерек булмаганы билгеле. Бүген судтан соң аның белән сөйләшеп булмаса да, судка кадәр, узган атнада ук «Татар-информ» хәбәрчесе шалтыраткач, ул икеяклы килешүгә җыенуларын әйткән иде. Тик бу хакта судка кадәр язмауны үтенде.

— Туганнары белән әйбәт мөнәсәбәттә без, бер-беребезгә ярдәмләшеп, аңлашып яшибез. Шулай яшәрбез дип ышанам инде алга таба да. Үлгән артыннан үлеп булмый бит. Балаларны аякка бастырасы бар.

Сынау дип кабул иттем моны. Авыр инде. Көтелмәгән хәл. Алдан уйлап эшләнгән эш түгел. Без бөтен гаилә белән шок хәлендә әле һаман да, нишләмәк кирәк? Бутаучылар да бар кебек. Бөтен халыкка ярап бетеп булмый шул, кемдер кайгыра, кемдер шатлана, кемдер көнләшә, — диде Фидәил абый.

— Төшегезгә кермидер бит?

— Була инде төрле чаклар. Уен эш кенә түгел бит ул.

— Ул вакытта ярдәм итәргә теләгән идегез бит?

— Әйе инде, алар сүзен тыңлап кына бардым, атналар буе шалтыраткач. Төлке интектергән бит. Күршеләре дә гел төлке йөрде дип раслап тора.

Бер сүз әйтмәде Диләрә, минем күз алдымда өйгә кереп китте. Без икәү басып калдык. Бакча ягыннан килеп чыккан ул ничектер. 

«Кырыгына кадәр килмәде»
Диләрәнең әнисенең бертуган энесе Фирдәвес Садриев тормыш иптәше белән судка күрше Федоровское авылыннан килгәннәр. Икеяклы килешү белән генә риза булмавын әйтте ул. Катгыйрак җәза кирәк, дип саный.

Фидәил абый үкенеп, үзен гафу итүләрен сорап йөргәндер бит инде Ринатларга? - дип сорыйм аннан.

— Йөрмәде. Кырыгына кадәр килмәде, администрация: «Бардыңмы, хәлләрен белдеңме?» - дип бераз кыскач кына килде. Качып, эшләп йөрде. Кереп чыга ала иде. Ринатлар шуңа гарьләнгән. Хатыны да, үзе дә йөрәк белән авыруга сабыштылар, ә үзе эшләп йөргән, — диде Фирдәвес Садриев.

Сүзгә хатыны да кушылып:

— Булышкандыр авыл халкына да. Мин үзем дә аны начар кеше дип әйтмәс идем. Куркудан качып йөргәндерме, без бит инде кеше үтерүчеләр түгел, кереп чыкса, кыйнамаган булыр идек.

Ходай Тәгалә шулай язган булгандыр, бернишләп булмый. Диләрәне кайтарып булмый. Шуңа акчалата ярдәм булыр, балаларга булышыр дип килештеләр кебек.

Хәзер аңа кырысрак җәза биргәнгә карап, тегендә Диләрә дә риза булып ятмаска мөмкин бит әле, - дим.

— Риза булып ята инде. Кызыма кергән. Әйбәт булып кергән. «Без монда бөтенебез җыелыштык, монда әйбәт безнең», - дигән. Былтыр безнең хәлләр бик авыр булды. Өч туганны күмдек, соңгысы Диләрә булды. Безнең күз алдында үскән бала бит инде ул. 

Прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов әйтүенчә, бу сорау әле ахыргача хәл ителеп бетмәгән.

— Бер караганда, торак пунктта бөтенләй атарга ярамый. Төнлә кем ата инде? Ахмаклык бит. Аның өчен административ җаваплылык та каралган. Фидәил Нигъмәтҗанов 40 мең сум штрафка тартылган. Кешегә ярдәм итәргә ярата инде. Шундый кеше, кире кага алмый. Төлке һаман тавык ташыгач, аннан ярдәм сораганнар. Ире янәшә булган. «Әнә төлке, атыгыз», - дигән, — дип сөйләде прокурор урынбасары.

Диләрәнең өйгә кереп киткәнен Фидәил абыйның күргәнен прокурор урынбасары да раслады.

Фатыйх Хафизов әйтүенчә, җинаять эше ике яклы килешү белән генә төгәлләнсә, Фидәил Нигъмәтҗанов эшендә калачак. Җинаять җәзасы бирелсә, вазифасыннан китәргә тиеш була. Икеяклы килешү турында үтенеч гаризасы 25 мартта каралачагын искәртте. 

Чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев