Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул вакытта өйләнешүнең «тәртибе» шулай иде: кызны төнлә алып кайтасың да, берникадәр вакыттан соң язылышасың һәм туй...

Менә шулай 47 ел үткән дә киткән... Әле генә кебек...

Мин Апас районы Борнаш авылында туганмын, югары уку йортын тәмамлап, кабат шунда кайттым, укытучы булып. Гаиләдә 10 нчы- "төпчек" бала булгач, әти-әнине тәрбияләү миңа һәм булачак хатыныма йөкләтелде...

Иң мөһиме шул - хатыным шәһәр кызы булса да (Пермь өлкәсе Кизел), бу карардан курыкмады, авылда калды, ул да укытучы... Яратышуыбыз көчле булгандыр күрәсең...

Ул вакытта өйләнешүнең "тәртибе" шулай иде: кызны төнлә алып кайтасың да, берникадәр вакыттан соң язылышасың һәм туй...

Булачак хатыным Тәгъзимә белән мәктәп стеналарында танышып, берәр ел очрашып йөргәннән соң, без бу "канунны" бозып, көнендә кызны купшы машиналар белән барып алып, күрше Әлмәндәр авыл Советында язылышып, никахлаштык, шул көнне туй мәҗлесе үткәрдек.

Но бу вакыйга авылда үзенә күрә бер сценсация (революция) иде... Ходайның рәхмәте белән башка авыл яшьләре дә шулай дәвам итеп киттеләр...

Туйга 110 кеше чакырылган иде, авылда ишек алдында үтте, ул вакытта тамадалар яллау бик модада түгел иде.

Туйның уртасына җитәрәк, күңелсезрәк үтә башлагач, түземлегем җитмәде "дилбегәне" үз кулыма алып, туйны ахыргача үзем алып бардым, чөнки аңа "данныйларым" җитә иде: үзем җырлыйм, үзем уйныйм һәм җор сүзле...

Кәнишне, үземә бик ошап бетмәсә дә, катнашучылар кәнәгать булдылар...

Туй иртәнге 4 кә кадәр барды, кунакларның кайберләре көтү куарга бездән генә киттеләр (сыерын да савасы бар бит әле)...

Ә мөселманча никахны туйга кадәр берничә көн элек үземнең әтием Гусман укыды (ул элеккеге мулла малае бит) Рәвешен китердек. Хатыным Тәгъзимәнең әти-әнисе, туганнары да бик канәгать һәм риза булдылар..

Инде ел артыннан ел үтә торды, үзебез бер-бер артлы биш бала таптык: бүген малай-кыз исән, калганнары бакыйлыкка күчте, сәбәпләре - очсыз- кырыйсыз...

Минем әти-әнине, хатынымның әти- әнисен, шулар арасында апа- абыйларны, якын туганнарны икенче Җиһанга озаттык. Сынмадык, сынатмадык, бирешмәдек...

Хезмәтләребез күренешле булды: икебез дә ТР атказанган исемнәрен йөртәбез, күпсанлы мактау, рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләребез шуны дәлилли...

Хәзер биш оныгыбызның уңышларына сөенеп яшәп ятабыз, үткәннәрне искә алабыз, мин сине шундый сагындым,- дип әйтәсе килгән көннәр һәрдаим: эшкә яки кая булса барсак, сагынып гаиләбез янына очып кайтасыбыз килә...

Бактың исә язмышыңда сынауларны үткән саен гаиләңдә бер-береңә тагын да якынаясың, тормышыңның кадерен тагын да ныграк тоясың икән...

Бик озак бергә гомер иткән гаиләдәге әбидән журналист сораштыра икән: "Әби, шулкадәр гомер кичереп, бер дә аерылышасыгыз килгән көннәр булмадымы?" - ди икән.

Әби: "Юуук җаным, алай аерылышасы килгән көннәр булмаса да, бәреп үтерәсе килгән көннәр булгалады инде..." - дигән...

Шулай, без ир-атлар гаилә диңгезендә ваемсызрак шул, шуңа да хатыныма, аның сабырлыгына мең-мең рәхмәтлемен!!!

Автор: Рамис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев