Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үлгән кешенең 3, 7, 40 нчы көннәрен уздырганда нинди догалар укыла? Хәзрәт җавап бирә

– Үлгән кешенең 3, 7, 40 нчы көннәрен уздырганда нинди догалар укыла? Җавабыгыз өчен бик рәхмәтле булыр идем, иншаллаһ. Халидә Мифтахова.

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНОВ җавап бирә: – Иң элек шунысын искәртик: кеше үлгәннән соң өчесен, җидесен, кырыгын, ел ашын үткәрүләр, һәр атна кич дога кылу, мәрхүмне искә төшереп, ниндидер мәҗлес үткәрүләр – бик күп төрки мөселман халыклары арасында таралган, шәригатькә каршы килмәгән бер гореф-гадәт. Бүген кайбер мөселманнар мондый мәҗлесләргә каршы килсә дә, алар элек-электән булган. Бу мәҗлес чын күңелдән, изге ният белән уздырыла икән, уздыручы кеше савап ала, мәрхүмнең рухы шат була. Анда аерым шушы сүрә генә укылсын дигән таләп юк. Иң хәерлесе – «Ясин», «Тәбәрак» сүрәсен уку. Дин китапларында мәрхүмнең хәле кырыгына кадәр авыр булыр дигән сүзләр бар. Аның хәле җиңеләйсен, гөнаһлары гафу ителсен, ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешсен дип, кырыгына кадәр көндезге вакытта – «Ясин», кич белән «Тәбәрак» укылса, хәерле булачак. Дингә калышлы соравыгыз булса, 89534975861 («Ватсап») аша безгә юллый аласыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140595/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев