Ульяновскидан килгән йөк машинасы һәлакәткә очраган
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең берсенең башы һәм кулы җәрәхәтләнгән.
Ульяновскидан килгән йөк машинасы Татарстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта авария шаһитлары сөйләде.
Бүген якынча көндезге сәгать өчләрдә Яшел Үзән районының Новониколаевск бистәсе янында бер йөк машинасы борылышта икенчесенә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә. Көчле бәрелүдән машиналарның берсе юл кырыена төшеп киткән. Татарстаннан булган йөк машинасы — шиннар, ә Ульяновскидан булганы буяулар төягән булган.
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең берсенең башы һәм кулы җәрәхәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев