Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Улыбыз исән булса, 45е тулыр иде”

Апаста яшәүче Тәүфикъ һәм Флера Садыйковлар да десантчылар көнен зур дулкынлану белән каршы ала.

(2 август, “Апастово-информ”).


Бу көн аларның йөрәк яраларын тагын да яңарта. Уллары Тәлгатьне югалту белән һич кенә дә килешә алмыйлар. Бала хәсрәтенең гомерлек булуын алар кат-кат сөйли.
“2 август улыбызның туган көне дә. Шул ук вакытта ул десанчы булуы белән дә горурланып яшәде. Улыбыз арада юк инде. Бары тик күз яшьләре белән искә алырга гына кала”, - диләр алар.
Тәлгать Садыйков һава-десанты гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән. Аннан Югославиядә контракт нигезендә хезмәт иткән. Үзенең хәрби хезмәт юлы белән һәрчак горурланган.
“Десантчылар җәмгыяте килеп, гел хәлебезне белеп тора. Онытмыйлар, рәхмәт. Шулай да бу көн җитәрәк йөрәк үз урынында түгел. Улыбызны да исәннәр арасында күрәсе килә шул”, - ди Флера апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев