«Улыма бәхет сорамаганмын»
Элек-электән хайваннарның муеннарына, маңгаена төрле төстәге чүпрәк, төймә-сәдәфләр тагу гадәте бар иде.
Югалса, эзләп табарга җайлы булсын, аннан, сокланып карап, берәрсенең күзе тимәсен өчен шулай эшлиләр иде.
— Без гаиләдә биш бала үстек, миңа бүтәнчәрәк карыйлар иде, — дип сөйләгән иде авылдашым, күршем Сафа абый. — Әби белән әни, күзең тия дип, мине каз бәбкәләре, тавык чебешләре янына җибәрмиләр иде. Бервакыт тупырчык кебек ап-ак ике бәрән белән яратып уйнадым, ә икенче көнне алар үлеп китте. Шулай итеп, энекәшләр яшь хайваннар белән уйнап үссәләр, мин андый ләззәттән мәхрүм идем. Бервакыт санаторийда гипноз белән дәвалау сеанслары уздырдылар, начар йоклаудан котылып булмасмы дип, мин дә бардым. Сеанс башланды, миңа гипнозның бернинди йогынтысы булмады.
Якын туганым Рифкатъне күптән күргәнем юк иде. Беркөнне очраштык. Ничектер аңа нык игьтибар белән, сокланып караганмын ахрысы, икенче көнне хатыны улым артыннан: “Иремә әтиеңнең күзе тигән, килеп дәваласын”, — дип әйтеп җибәргән иде. Шуннан соң Рифкатъ очраса да тизрәк китү ягын карый башлады. Шамил исемле дустым белән дә шулай булды. Мин еш кына үз-үземә ышандыру ысуллары кулланам. Алар ярыйсы гына нәтиҗә бирә шикелле. Йоклар алдыннан ике кул белән металл торбага тотынып торуның да файдасы бар кебек.
Гөлсем ШәЙДУЛЛИНА. Чаллы.
Чыганак: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12398&file=82.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев