Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Ун ел бергә гомер иткәннән соң иремне югалттым. Авырып та йөрмәде үзе. Чит илгә командировкага барган җиреннән үзен начар хис итеп кайтты"

Озак кына диагноз куя алмадылар. Ә аннан “соң инде” диделәр. Балабыз юк иде. Башта диплом алабыз дип тырыштык, аннан фатир кирәк дип, көн-төн эшләдек. Менә хәзер яхшы эш, яхшы фатир бар, ә ирем — юк. Бала тапмавыма хәзер шулкадәр үкенәм, авыр көннәрдә юанычым булыр иде дим.

Томан эчендә калдым, елыйсым гына түгел, бү­ре кебек улыйсым кил­де. Иремнең үлемендә үземне, врачларны гаепләдем. Вакытында дө­рес диагноз куелган булса, коткарып калган булыр идек дип уйлыйм. Әмма язмыш китабы алдан языла дигән гыйба­рә дә бар шул...

Көннәрем гел бертөсле үтә башлады. Иртән эшкә китәм, кич зиратка барам. Ябыктым, битлә­ремдә җыерчыклар барлыкка килде. Ә бит миңа нибары 31 яшь...

Беркөнне өстерәлеп диярлек тукталыштан йортыбызга таба атлаганда артымнан ак төс­тә­ге, эт иярде. Һич калмыйча тагылып кайтты. Подъезд ишегеннән дә керде. Лифтка утырып, ундүртенче катка да мен­де. Кумадым, фатирга керттем. Чит кешеләрне бер дә өнәмәгән песиебез аны нигәдер кунак кебек каршылады. Су салынган тәлинкәсе янына да алып килде, ризыгы белән дә бүлеште. Маэмай да, мәче ризыгы ашамыйм дип тормады, йөзен җыермыйча гына барысыннан да авыз итте. “Кунагымны” фотога төшердем дә, каенанама җибәрдем. “Нишләтим?” — мин әйтәм. “Этне төнгә өеңдә калдыра күрмә”, — дигән хә­бәр алдым. Ә “ияреп кайткан кунак” акыллы карашын миңа төбәп тора. Әйтерсең лә, синең белән юкка гына кайтмадым ди. Песи бе­лән икесе янә­шә ятып йокладылар. Мәче дә иремне бик ярата иде. Ул биргән ризыкны гына ашады. Ми­ңа артык исе китмәде.

Икенче көнне эштән, зиратка бармыйча, туры өйгә кайттым. Кибеткә кереп, күпләп эт ризыгы җыйдым. Бу хәл бер ай дәвам итте. Аннан каенанам этнең хуҗаларын тапкан булып чыкты. Мин ватсапка җибәргән фото ярдәмендә эзләгән икән. Рәхмәт әйтеп, бү­ләк­ләр калдырып, алып кит­теләр күңел юанычына әйләнгән яңа “дустымны”.

Мин бу вакытта инде, кайгымны йөрәгемнең иң түренә яшереп, үз халәтемә кайта башлаган идем. Иремнең үлеменнән тетрәнү кичереп, үземнең бала көткәнемне дә сизмичә йөргәнмен. Ярый әле иремнең дә­вамын, туачак җанны югалтмаганмын. Врач андый хәл дә булуы ихтимал иде диде. Ниндидер могҗиза саклап калган.

Эльвира. Казан.

Фото: https://www.freepik.com/free-photo/full-shot-woman-sitting-couch_17637818.htm#query=sad&from_query=%D0%B3%D1%80%D1%83%D1%81%D1%82%D1%8C&position=33&from_view=search

Чыганак: http://tatyash.ru/index.php?issue=12535&file=81.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев