Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урак-2018

Идрәз бүлекчәсе идарәчесе Рәис Салихов, агроном Хамис Мөхәммәтов быелгы уңышның көткәннән югарырак булуының бер сере-җирне яхшылап әзерләү һәм чәчү агротехнологиясен төгәл саклау дип саныйлар.

-Уҗым басуларында уңыш аерым участокларда гектарга уртача 30 центнердан югары булды,-ди бүлекчә агрономы. -Язгы сабан культураларыннан да уңыш мул чыга быел. 10 көндә басуларыбызның яртысыннан артыгында игеннәрне урып-җыйдык. Саламны да вакытында төргәкләп, урнаштырырга өлгерәбез. Ике сменалы итеп оештыргач, эшебез бик ипле бара. Ындыр табакларына 1000 тоннага якын ашлык кайтарылды. Аны вакытында эшкәртеп, 200 тоннага якын чәчүлек салдык. Каратун ашлык кабул итү предприятиесенә тәүлеккә 100 тонна чамасы ашлык чыгарабыз.

- Басуларда урак эшләрен тиз һәм сыйфатлы итеп төгәлләү бурычын үтәү мөмкинлегебе бар. Кырдагы һәр техника нәтиҗәле файдаланыла. Игенче-шоферларыбыз да бик уңган,- дип саный идарәче Рәис Салихов.  

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев