Реклама
Җәмгыять
Урамда тавыш бирү ничек булачак?
Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү Татарстанда 25нче июньнән 1нче июльгә кадәр үткәрелә.
(24 июнь, “Апастово-информ”).
Төп Законга төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү участоклары 25нче июньнән 30нчы июньгә кадәр, һәр көнне, 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр. Ләкин, һәр урынның үз вакыты булачак, дип белдерде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе председетале Андрей Кондратьев.
25нче июньнән 30нчы июньгә кадәр республика халкы йорт алды территорияләрендә, шулай ук, тавыш бирү биналарында үз фикерләрен белдерә алалар. Ачык һавадагы участоклар 8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр, ә тавыш бирү биналарында 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә адәр эшләячәк”, - дип аңлатты ул.
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе председателе 27нче һәм 28нче июнь - ял көннәрендә участокларның 8.00дән 14.00 сәгатькә кадәр эшләвен әйтте. “Участокларның эшләү графигы гражданнарның яшәү урыннарына хәбәр ителәчәк һәм Татарстан үзәк сайлау комиссиясе сайтына урнаштырылачак”, - дип белдерде Кондратьев.
Төп тавыш бирү көнендә, ягъни, 1нче июль көнне Татарстан халкы Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләүче участок сайлау комиссияләрендә белдерә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев