Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Балтай авылы мәчете 30 еллыгын каршылады

Бу уңайдан Урта Балтай мәдәният йортында бик зур бәйрәм узды.

 

(5 ноябрь, “Апастово-информ”). 



Бәйрәм тантанасына авыл халкы, дин әһелләре җыелды, читтән кунаклар кайтты. 
Иң элек авыл мәчетендә өйлә намазы укылды. Аннан мәдәният йортында бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды. Бәйрәмдә дини вәгазьләр укылды, мөнәҗәтләр көйләнде, изгелеккә, игелеккә өндәгән нәсыйхәтләр, мәчет тарихын чагылдырган чыгышлар яңгырады, күпсанлы Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров мәҗлес кунакларын сәламләп, Урта Балтай авылында тырыш, тәрбияле халык яшәвен билгеләп үтте һәм мәчетне яңартуда башлап йөрүчеләргә, ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен белдерде. 
-Сынаулы заманда яшибез. Бергә булганда, бердәм булганда барлык авырлыкларны җиңеп була. Илебезне саклаучы батырларыбызга изге догада торыйк. Барыгызга да исәнлек саулык, аяз күк йөзе телим, - диде ул һәм район тарихына, аның социаль-мәдәни үсешенә, рухи-әхлакый тормышына керткән өлеше өчен авылның имам-хатыйбы Азат хәзрәт Гайнетдиновка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук хәзрәт район мөхтәсибе исеменнән дә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
Бәйрәм кунагы, Урта Балтай авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Ульян шәһәрендә яшәүче якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Рәмис Сафин да яшьлек хатирәләре белән уртаклашты һәм авылдашларына җылы сүзләрен ирештерде. Дини җырлар иҗат итүче, автор-башкаручы, “Мөнбәр” татар-дини театры җитәкчесе Ильяс Халиковның моңлы тавышы бәйрәмнең бизәге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев