Урта Балтай авылының уңган апалары хәрбиләргә өй токмачы әзерләде
Урта Балтай мәдәният йортында авылдашар бергәләшеп махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә өй токмачы кисте.
(13 май, “Апастово-информ”).
“Барлыгы 250 йомыркадан токмач бастык. Тиздән чәк-чәкләр дә әзерләячәкбез. Егетләребез өй ризыкларыннан авыз итсеннәр дип тырышабыз. Хәрбиләрнең исән-имин үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын, дөньяларыбыз тынычлануын телибез”, - дип хәбәр итте мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев