Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Балтай гериатрия бүлегендә өлкәннәр концерт карады

Урта Балтай табиблык амбулаториясе үзәгендә оешкан гериатрия бүлегендә Өлкәннәр көне уңаеннан ял чарасы оештырылды.

(5 октябрь, “Апастово-информ“).


Апас мәдәният йорты каршында оешкан "Замандаш" агитбригадасы тарафыннан концерт тамашасы күрсәтелде.

Өлкәннәрне иң элек район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин котлады, исәнлек-саулык, алган дәваларының шифалы булуын теләде.

Үзешчәннәрнең җырларына өлкәннәр кушылып җырладылар, биеделәр. Яшьлекләрен искә алып, хатирәләр яңарттылар.

Бәйрәм азагында табиб Айрат Рахматуллин һәрберсенә чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

“Өлкәннәрнең рәхмәт сүзләре күңелне канатландырды, җанга җылылык бирде“, диләр мәдәният хезмәткәрләре.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев