Урта Балтай гуманитар ярдәм әзерләү эшен дәвам итә
Урта Балтайның уңган ханымнары буш вакытларында клубка җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары оештыра.
(13 март, “Апастово-информ”).
Әлегә кадәр дә токмачлар ясап китергәннәр иде. Бу эш хәзер дә дәвамлы. Алар 10 савыт сухари киптергәннәр, бал, кайнатма, тозлы тәм-томнарны да әзерләп килгәннәр.
“Окопка куя торган шәмнәр ясау эшенә кушылдылар. Шәмнәр тиздән читтә яшәүче егетләргә китәр дип ышанабыз. Балтайлылар һәр эштә актив”, - ди ярдәм чараларын җыю пунктында һәр әйберне теркәп баручы Айгөл Идиятуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев