Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Балтай җирлегендә окоп шәмнәре ясала

Урта Балтай җирлегендә халык җыены район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә узды.

(25 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Җирлек соңгы елларда үзара салым системасы буенча уңышлы гына эшләп килә. Акчалар халык җыеннарында планлаштырган эшләргә сарыф ителгән.
“Юл төзелешенә 1 миллион 157 мең сумлык акча кулланылды. Югары Балтай, Урта Балтай, Түбән Балтай, Шәмәк авылларында юл салынды, Кече Бакырчыда шпал алынып күпергә җәелде. Авыллардагы су системасын төзекләндерү, халыкны өзлексез су белән тәэмин итү күз уңында тора. Югары Балтай, Урта Балтай, Шәмәк авылларында тишелгән су линияләрен ямадык. Шәмәктә коены чистарттык, Кече Бакырчыда чишмә тирәсе тотылды”, - диде җирлек башлыгы Илфир Гәрәев.

Җирлектән 7 егет махсус хәрби операциядә катнаша. Ялга кайткан егетләр белән очрашулар оештырыла. Егетләрнең гаиләләренә утыннар да кайткан.
Урта Балтай мәдәният йортында “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып, махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм йөзеннән күп кенә эшләр башкарыла. Кулдан токмачлар киселә, ипиләр киптерелә, чәк-чәкләр ясала, маскировка челтәрләре үрелә, окоп шәмнәре ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев