Реклама
Җәмгыять
Урта Балтай нәниләре су кадерен белергә өйрәнә
22 март - Бөтендөнья су көне уңаеннан, Урта Балтай авылы китапханәсендә «Сусыз яшәп булмаганны беләбез әмма кадерен белмибез» дип исемләнгән экологик дәрес үтте.
(23 март, “Апастово-информ”).
Балалар бик теләп туган авылы табигате, табигый чыганаклар, су һәм аның үзенчәлекләре турында тыңладылар.
“22 мартка туры килә торган Бөтендөнья су көнен бөтен планета бәйрәм итә. Оештыручылар фикеренчә, бу көннең төп бурычы - планетада яшәүче һәр кешегә су ресурсларының әһәмияте һәм аларны сакаларга кирәклеге турында искәртү. Су ресурслары булмаса, планетабызда тормыш барлыкка килмәс иде.
Мондый бәйрәмне булыдыру турында фикер беренче тапкыр БМО конференциясендә яңгыраган. Ул конференция әйләнә-тирә мохитне үстерүгә һәм саклауга багышлап үткәрелгән. Бу вакыйга Рио-де-Жанейрода 1992 елда булган.
1993 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 22 мартта Бөтендөнья Су ресурслары көнен үткәрү турында рәсми карар кабул ителгән.
1993 елдан бирле рәсми рәвештә Халыкара су көне билгеләп үтелә. Әйләнә-тирә мохитне саклау оешмасы барлык илләргә су ресурсларын саклауга игътибар бирү һәм тиешле дәрәҗәдә конкрет эшләр башкару үтенече белән мөрәҗәгать итә башлый”, - дигән мәгълүматлар җиткерде кичәне оештыручы Эльвира Җаббарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев