Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Урта Балтайда “Килен төшә бүген авылга” дип исемләнгән кичә узды

Кичә “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләребезне торгызу елы” уңаеннан оештырылды.

(20 февраль, “Апастово-информ”). 
Урта Балтай мәдәният йортында халкыбызның милли мирасын, гореф-гадәтләрен халыкка, яшь буынга җиткерү масатыннан, тирән эчтәлекле кичә узды. Аны авыл абыстае Мөнирә Гыйззәтуллина һәм китапханәче Эльвира Җаббарова әзерләде. Кичәгә китапханә мөдирләре, дин әһелләре җыелды. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева, үзәкләштерелгән китапханәләр җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова үзләренең фикерләрен әйтеп, кичәнең оештырылышына югары бәя бирделәр. Мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау максатыннан үткәрелүче шундый кичәләрнең әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев