Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урта Балтайдан Дилә әби Сабирҗанова: “Әтисез үскән бала бөтен нужаларны күрде”

Урта Балтайда яшәүче Дилә әби Сабирҗанова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(29 август, “Апастово-информ”).


Аңа олуг гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов һәм Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев акъәбине тәбрик итеп, иң изге теләкләр ирештерделәр.
Дилә әбинең яшьлеге сугыш чорына туры килгән. 1947 елда, мәктәпне тәмамлау белән, фермага эшкә чыга ул.
-Сыер саудым, атлар карадым. 5 ел торф чыгаруда катнаштым. Аннан Молотов, Кама Тамагы, Тәтеш урманнарында күп нужалар күрергә туры килде. Гомер буе эшләдем. Иң башымнан чана, агач төшмәде. Әтиебез сугышта үлде. Әтисез үскән бала бөтен нужаларны күрде”, - ди Дилә әби.
Дилә әби Сабирҗанова шигырьләр язарга, якыннарын сөендерергә ярата. Тик кенә тормый, гел хәрәкәттә булырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев