Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Балтай авылы сәхнәсендә "Пар алма" кичәсе булып узды

Урта Балтай авылы сәхнәсендә бу көнне Шәмәктән Айрат һәм Эльмира Рәхмәтуллиннар, Кече Бакырчыдан Фәйзерахман һәм Фәйрүзә Гарифуллиннар, Түбән Балтайдан Назыйм һәм Минсәфидә Динмөхәммәтовлар, Урта Балтайдан Илсур һәм Флера Гыйсмәтуллиннарны зурлап сәхнә түренә утырттылар. Урта Балтай авылы мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева, Түбән Балтай авыл клубы мөдире Илсөяр Егорова, Кече Бакырчы...

Урта Балтай авылы сәхнәсендә бу көнне Шәмәктән Айрат һәм Эльмира Рәхмәтуллиннар, Кече Бакырчыдан Фәйзерахман һәм Фәйрүзә Гарифуллиннар, Түбән Балтайдан Назыйм һәм Минсәфидә Динмөхәммәтовлар, Урта Балтайдан Илсур һәм Флера Гыйсмәтуллиннарны зурлап сәхнә түренә утырттылар. Урта Балтай авылы мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева, Түбән Балтай авыл клубы мөдире Илсөяр Егорова, Кече Бакырчы авыл клубы мөдире Гөлия Вәлиуллина, Шәмәк авыл клубы мөдире Алинә Вафина әзерләгән"Пар алма" кичәсендә катнашып. бу парлар үз гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар. Авылның "Рәйхан" вокаль ансамбле, Раилә Шәвәлиева әзерләгән "Раян"бию төркеме чыгышларын алкышарга күмделәр бу кичәдә. Шәфкать туташы Илсөяр Гайнетдинова, пешекче Алсу Абдрахманова, агрофирма хезмәткәре Василә Сафина, укучылар Гөлшат Шәрәфиева, Алсинә Рәхмәтуллина һәм башкаларның чыгышлары да теләсә нинди сәхнә бизәге булырлык уңышлы килеп чыкты. Игезәк кызлар Илнара белән Динара Хәйбуллиналар, Адилә Хәбибуллина, Алсу Раимкулова, Әнисә Гарифуллина һәм Адилә Гайнетдинованың сәхнә идәненә аяк тидермичә очып-очып биюләренә, осталыкларына хәйран калырлык, афәрин үзләренә! Сәхнә режиссеры Айнур Сәлахов да осталыгын күрсәтте, баянчы Мәрьям Гатина чыгышларга миллилек, тере моң өстәде.

Сәхнә түрендәге "пар алмалар"ның иң өлкәне-Кече Бакырчының бик хөрмәтле гаиләсе-Гарифуллиннар 5 кыз бала тәрбияләп читкә очырганнар инде.

-8 оныкка бабай белән әби без бүген-алар безнең юанычыбыз, киләчәк көнебезгә ышанычыбыз,-диделәр алар кичәне алып баручы Эльвира Җәббарова әзерләгән сорауга.

Икешәр бала үстергән Рәхмәтуллиннар, Гыйсмәтуллиннарга да сораулар бирелде:

-Гаилә ныклыгы бер-береңә ышаныч, сабырлыкта,-диделәр алар.

Түбән Балтайның абруйлы гаиләсе-Динмөхәммәтовлар 2 бала үстергән, ике оныклары бар:

-Безнең барыбызны да сәхнәдә очраштырган өчен рәхмәт, авылыбызда яшь гаиләләр күп һәм нык булсын иде,-дип теләк теләделәр. Бу чарага дип һәр гаилә үзенең фотостендын булдырган. Китапханәче Рузалия Хисамова оештырган авыл музее күргәзмәсен дә яратып, кызыксынып карадылар балтайлылар.

-Бу ай дәвамында тамашачысын яшьлегенә кайтаручы шундый ретро-кичәләр һәр авыл клубы сәхнәсендә үткәрелергә тиеш. Китапханәләр эшчәнлегенә дә игътибар һәм таләпләр арта. Дәүләт мәдәниятка, сәнгатькә, бу өлкәдәге яңа төзелешләргә җитди акчалар юнәлтә,-диде үз чыгышында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина.-Үзешчәннәрне сәхнәгә чыгару, халыкны тамаша залларына күбрәк китерү өчен күп эшлисе бар әле.

-Урта Балтай сәхнәсендә ел башыннан 4 зур мәдәни чара үткәрдек,-диде җавапка Лилия Җамалиева. -Узган айда авыл студентлары куйган "Яшьлекләрдә бергә калыйк әле!", "Халкым уеннары" кебек кичәләр, Рафаэль һәм Динә Латыйповлар концерты уздырдык. Яшьләребез бик актив, шуңа бик сөенәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев