Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Урта Балтай авылында яшәүче Сәкинә әби Газиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Олы юбилее уңаеннан Сәкинә әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юлладылар. 
Сәкинә әби Газиева гомере буе колхозда хезмәт итә. Һәр эшне яратып башкара ул. Фермада да эшли, чөгендерен дә мул итеп үстерә. Урман кисү эшләрендә катнаша. Газиз әнисен тәрбияләп, мәңгелек юлга озата. Күршеләренә дә балалар үстерешергә, йорт эшләрендә ярдәм итә ул. Бүгенге көндә Сәкинә әби туган нигезендә туганнары, күршеләре тәрбиясендә ялгызы гына гомер кичерә. Кадере һәм хөрмәте чиксез зур аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев