Урта Балтай мәктәбе директоры Резедә Сәлахова Президент белән очрашуда булды
Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан узган республикакүләм тантанада районыбызның мәгариф хезмәткәрләре дә катнашты.
(13 октябрь, “Апастово-информ“).
Иң яхшы һәм нәтиҗәле эшләүче укытучылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булдылар. Истәлекле юбилеен билгеләп узучы һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешкән Урта Балтай мәктәбе директоры Резедә Сәлахова да әлеге очрашуда Рөстәм Миңнеханов кулыннан чәчәк бәйләме алды.
“Бик дулкынландыргыч мизгелләр кичердем. Минем өчен бу көн өчләтә бәйрәм булды“, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев