Урта Балтай мәктәбендә кыяр күптән өлгергән, яраннар шау чәчәктә
Урта Балтай мәктәбе теплицасында бер ай элек кыяр өлгергән. Помидорлар да инде кызара башлаган. Борыч үсентеләре дә шактый күп күренә. Балалар кыш дәвамында яшел тәмләткечләр белән сыйланган. Хәзер аш өстәленнән кыяр өзелми. 5600 чәчәк утыртылган. Шул исәптән 4200 төп сальвия, петуния, бархатцы үсә. Яран гөлләр дә шау чәчәктә. Укучылар хезмәт...
Урта Балтай мәктәбе теплицасында бер ай элек кыяр өлгергән. Помидорлар да инде кызара башлаган. Борыч үсентеләре дә шактый күп күренә. Балалар кыш дәвамында яшел тәмләткечләр белән сыйланган. Хәзер аш өстәленнән кыяр өзелми. 5600 чәчәк утыртылган. Шул исәптән 4200 төп сальвия, петуния, бархатцы үсә. Яран гөлләр дә шау чәчәктә. Укучылар хезмәт тәрбиясе алып, үз куллары белән үстергән яшелчәләр белән сыйланып, хезмәт нәтиҗәсенең тәмен белеп үсәләр. Мәктәп директоры Резедә Сәлахова сүзләренчә, яшел аш тәмләткечләр турап суыткычка да куелган. Чәчәкләр барлык мәктәп тирә-юнен һәм район үзәген бизәргә дә җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев