Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урта Балтай почта бүлекчәсе хат ташучысы Лилия Шәрәфуллина 30 елдан бирле яраткан хезмәтендә

Әнә шул еллардан бирле иңенә авыр сумкасын асып, җил-җил атлап көн саен авыл урамнарын иңли ул. Почта бүлекчәсеннән шактый еракта урнашкан Кече Бакырчы һәм Югары Балтай халкына газета-журналлар тарата. Пенсия акчасын үзвакытында тапшыру да, кирәкле товар белән тәэмин итү дә аның хезмәт вазифасы. - 20 яшемдә хат ташучы булып эшкә...

Әнә шул еллардан бирле иңенә авыр сумкасын асып, җил-җил атлап көн саен авыл урамнарын иңли ул. Почта бүлекчәсеннән шактый еракта урнашкан Кече Бакырчы һәм Югары Балтай халкына газета-журналлар тарата. Пенсия акчасын үзвакытында тапшыру да, кирәкле товар белән тәэмин итү дә аның хезмәт вазифасы.

- 20 яшемдә хат ташучы булып эшкә кердем. Яратып, күңел биреп эшләдем һәм эшлим. Авыл халкының аңлавы, хөрмәте дә көч бирә, - ди ул үзе.

Лилия апаның хезмәте район хакимиятенең, "Россия почтасы"ның Мактау грамоталары белән бәяләнә. Шулай ук берничә тапкыр "Иң яхшы хезмәткәр" исеменә дә лаек була ул. Почта бүлекчәсе җитәкчесе Фәния Шәйдуллина да аның эшеннән бик канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельскиеумельцы