Урта Балтай тернәкләндерү үзәгендә эчтәлекле кичә үтте
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Урта Балтай тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар һәм өлкәннәр өчен ике атналык сәламәтләндерү курслары башланды. Биредә 22 кеше ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта. 2 декабрь көнне үзәктә Апас һәм Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре тирән эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Биредә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе...
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Урта Балтай тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар һәм өлкәннәр өчен ике атналык сәламәтләндерү курслары башланды. Биредә 22 кеше ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта. 2 декабрь көнне үзәктә Апас һәм Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре тирән эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Биредә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе вәкиле Андрей Клементьев та катнашты һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Алар шулай ук палаталарда булып, һәрбер кешенең хәлен сорашты, хәл итәсе проблемалары белән кызыксындылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев