Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Урта Балтайда булган янгында чак кына корбаннар булмый кала

Йортта янгын чыкканда балалар да йоклап ята торган була.

(14 июль, “Апастово-информ”).


14 июль иртәсендә, 4 сәгать 57 минутта район янгын сүндерү бүлегенә Урта Балтай авылында йорт януы турында хәбәр керә. Барлык җаваплы хезмәтләр вакыйга урыныны юнәлә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны йөгәнли. Йортта янгын чыгуны беренчеләрдән булып өйдә йоклап яткан 2004нче елгы кыз күреп ала. Аннан ул тиз арада сеңелесен уята һәм алар урамга йөгереп чыгалар. Бу вакытта әниләре фермада эштә була.
“Бәхеткә, янгында чак кына корбаннар булмый калды. Өйдә йоклап яткан балалар төтен исенә уянып, тәрәзәдән чыгып, котылалар. Хәзер янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана”, - дип белдерде янгын куркынычсызлыгы хезмәте хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев