Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урта Балтайда мәүлид кичәсе үтте

Урта Балтай мәктәбендә авылның "Рәйхан" ансамбле, авыл мәхәлләсе мәчете, район мөхтәсибәте катнашында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бу чараны оештыручыларны һәм катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Район яңалыклары, дин тормышы белән таныштырдылар. Мәктәп балалары да бу чарага бик ныклап әзерләнгән иде, алар...

Урта Балтай мәктәбендә авылның "Рәйхан" ансамбле, авыл мәхәлләсе мәчете, район мөхтәсибәте катнашында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бу чараны оештыручыларны һәм катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Район яңалыклары, дин тормышы белән таныштырдылар. Мәктәп балалары да бу чарага бик ныклап әзерләнгән иде, алар салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйттеләр, Корьәннән сүрәләр һәм аятьләр укыдылар. Авылда дин эшенә, мәхәллә тормышына зур өлеш кертүче хак мөселманнарга мәчет исеменнән бүләкләр тапшырылды. Соңыннан олылар өчен Мәүлид ае уңаеннан биредә эшләүче укытучылар, пешекчеләр, авыл мөслимәләре һәм иганәчеләр көче белән әзерләнгән мул сыйлы аш табыны үткәрелде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев