Урта Балтайлылар “Әбиләр кайгыртуы” акциясе кысаларында оекбаш, башмак, бияләйләр бәйләде
Урта Балтайлылар “Әбиләр кайгыртуы” акциясенә бердәм кушылды.
(2 август, “Апастово-информ”).
Авылның өлкән апалары күңел җылылыгын салып бәйләгән кофта, оекбаш, бәяләйләрне чын йөрәктән, изге догалары аша тапшырды.
“Әбиләр кайгыртуы” акциясе кысаларында авылдашлар Донецк һәм Луганск халкына тапшыру өчен төрле әйберләр бәйләде. Изге эшкә кушылучылар күп булды”, - ди мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
“Әбиләр кайгыртуы” акциясе “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан “Өлкән буын” проекты кысаларында оештырыла. Бәйләгән бияләйләр, носкилар, шарфлар, свитерлар һәм башка кирәк-яраклар Донецк һәм Луганск халкы өчен “Бердәм Россия”нең гуманитар ярдәм үзәкләренә китәчәк һәм мохтаҗларга тапшырылачак.
“Акциядә катнашырга чакырабыз. Игелеккә чикләр юк. Бәйләгән әйберләрегезне “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлекчәсенә тапшырырга мөмкин”, - ди “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев