Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән “АгроАктив” хуҗалыгы республика күләмендә югары бәя алды

Хуҗалыкның эшчәнлеген Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

 

(13 октябрь, “Апастово-информ”).



“АгроАктив” районда үрнәк хуҗалык булып тора. Хуҗалык быел урып-җыю эшләрен оешкан төстә башкарып чыгып, югары нәтиҗәләргә иреште. Барлыгы 1539 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстереп, 72698 центнер уңыш җыеп алды. Уртача уңыш 47,2 центнерны тәшкил итте. “АгроАктив” “технологиясе, басуларының торышы буенча да алга киткән хуҗалык. Алар ел саен диярлек яңа техникалар булдыра, хезмәт кешесенә дә зур хөрмәт белән карый.
“Яшьтән авыл тормышына тартылып үстем. Шуңа да авылда үз эшемне булдырып, хезмәт итә алуыма шатмын”, - диде хуҗалык җитәкчесе Фәрит Рәхимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев