Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Устав төрен сайлау” сервисы сезгә ярдәмгә!

Татарстан буенча салым идарәсе хәбәр иткәнчә, интернетта Россия салым хезмәте сайтында “Устав сайлау” сервисы урнашкан.

(14 декабрь, “Апастово-информ”).


Монда кызыксынган кешегә тәкъдим ителгән 36 төрле уставтан кирәклесен сайларга мөмкин. Алар барысы да Россия икътисад министрлыгы тарафыннан расланган. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр өчен кулланырга мөмкин булган бу уставлар бүгенге көн сорауларына җавап бирәләр.
Тәкъдим ителгән төрдәге уставлар нигезендә, яңа оешучы, шулай ук, эшләп килүче җәмгыятьләр дә үзләренең эшчәнлекләрен оештыра алалар.
Моның өстенлеге шунда: устав төзер өчен, вакыт та, чыгымнар да кирәкми, раслап йөрисе дә юк, салым органында теркәлүгә күп вакыт уздырасы да түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев