Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ут күршеләребез Апаста тәҗрибә уртаклашты

Кама Тамагы районы мәдәният хезмәткәрләре Апас районына тәҗрибә уртаклашырга килде.

(3 февраль, “Апастово-информ“).


Төп максат райондагы мәдәният йортлары, эш шартлары һәм хезмәт алымнары белән уртаклашу иде. Бу хакта районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев хәбәр итте.
Кунаклар район мәдәният йорты белән танышты. Шулай ук Иске Әнәле, Түбән Барыш клубларында, Биеш, Болынбалыкчы, Морзалар, Урта Балтай мәдәният йортларында булдылар. Эшлекле сәяхәт вакытында һәр авылның йолалары белән дә таныштылар, Алар сәхнәләшкән күренешләр карадылар.
“Сокланып, хезмәттәшләребез өчен сөенеп кайтып китәбез. Бүгенге көнебез безгә рухи азык бирде. Сез булдырасыз, күршеләр“, – диделәр Кама Тамагыннан килүче кунаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев